"Ак Барс" — "Металлург": Зариповның ник кәефе кырылган? (ФИКЕРЛӘР)

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Кичә Казанның "Ак Барс" хоккейчылары КХЛның Көнчыгыш конференциясендә лидерлык өчен көрәштә Магнитогорскиның "Металлург" командасын тар-мар итте — 3:0. Шулай итеп, казанлыларның җиңелүләрдән торган сериясе өзелде. "Ак Барс" өчен "кара полоса" төгәлләндеме? Командада кризис булдымы? Кичәге мөһим җиңүдән соң уенчы һәм тренерларның фикерләрен тыңладык.

 


 

— Тулаем уенны алсак, безнең бернәрсә дә барып чыкмады, — дип фикерләре белән уртаклашты "Металлург" командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов. — "Ак Барс" бозның һәр мәйданында яхшы уйнады. Дөресен әйтим, без көндәшләр капкасына бер куркыныч та тудыра алмадык. Уен азагындагы берничә куркыныч һөҗүмне санамаганда, билгеле. "Ак Барс" — бик оешкан команда.  Бездән бер башка өстен булмасалар да, алар көчлерәк иде. Бу сезонда "Ак Барс"ка каршы уенда әле беренче тапкыр гына очко тупламый калдым. Була торган хәл. Димәк, эшләргә кирәк.

 

— 60 минут дәвамында өстен булдык, — диде "Ак Барс" капкачысы Андерс Нильссон. — Безнең уенчылар бар булган сәләтен эшкә җигеп уйнады. Мөгаен, бу безнең сезондагы иң яхшы уеныбыз булгандыр. Шушылай дәвам итсәк, безне бер генә командага да җиңү җиңел булмас.

 

— Команда нинди уен күрсәтергә сәләтле булуын исбатлады, — диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. — Безгә җиңелергә ярамый иде. Уен һәм аның нәтиҗәсе белән канәгать калдым. КХЛның "Йолдызлар матчы"на ник бармаска булдым, дисезме? Бу минем шәхси эшем.

 

— Көндәш команда безгә яхшы дәрес бирде, — диде "Металлург"ның баш тренеры Майк Кинэн. — Капкачыбыз Кошечкинның яхшы уен күрсәтүе нәтиҗәсендә генә каршылык күрсәтәеп килә алдык. Ике гол керттергәч, аны алыштырмыйча булмады. Чөнки җиңүнең кулдан ычкынганын аңладым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International