23 гыйнварда район үзәгендә Биектау район суды бинасында Татарстан Республикасының Суд Департаменты Идарәсе һәм республиканың суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсенең эш төркеме киңәйтелгән утырыш уздырды. 2014 елдагы эшкә йомгак ясалды, 2015 елга бурычлар билгеләнде.
Ведомстволарның бергәләп эшләвенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр дә тикшерелде. Чара суд бинасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ничек эш итәргә кирәклеге буенча гамәли күнекмәләрдән башланып китте. Шартлау куркынычы янау турында мәгълүмат килеп ирешкәндә, суд бинасында шикле әйбер (шартлагыч матдә) табылганда ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшү булды. Утырышка килүчеләр Татарстан Республикасы буенча суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсе тарафыннан әзерләнгән өйрәнү фильмын карап, аның турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасындагы Суд Департаменты идарәсе начальнигы Рамил Рамазанов, Биектау район суды рәисе Айдар Галиәкбәров, ТР буенча суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов һәм башкалар докладлар белән чыгыш ясадылар. Киңәйтелгән утырышта эш төркемендәгеләр, Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары администраторлары, район бүлекләре начальниклары, ТР буенча суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсенең өлкән суд приставлары, полициядәге махсус учреждениеләрнең сак һәм саклап озата бару (конвоирлау) бүлеге, дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оператив-эзләү часте, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.