“Кышкы сыннар” бәйгесе ахырына якынлаша

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
2015 ел башында игълан иткән бәйге тәмамланырга күп калмады. Конкурс шартларында әйтелгәнчә, 25 гыйнвар көнне төнге 12дә тавыш бирү туктатыла.


Шуннан соң берничә көн эчендә җиңүче игълан ителәчәк. Нәтиҗәләрне сайтка урнаштырачакбыз. Әлегә ике лидер ачыкланды: Илназ Хисмәтуллин һәм Рифат Хәйбуллин. Хәлиткеч “көрәш” тә нәкъ менә алар арасында булырга ошаган.

Шулай да калган катнашучыларның да өметләре юк түгел. Бары тик барлык дус-танышларга тавыш бирү өчен сайтның сылтамасын әйтергә, аларны сезнең өчен тавыш бирергә өндәргә кирәк. Җиңүгә шанслар соңгы минутларга кадәр бар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International