Милли сәясәт хакында хисап тоттылар

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Тынычлык, Татарстан халыкларның үзара дуслыгы – безнең иң асыл кыйммәтләребезнең берсе булып тора. Дәүләт сәясәтендә дә милләтара татулык - өстенлекле юнәлеш. Татарстанда дәүләт оешмалары, милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар, белем бирү системасы, мәдәният, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары үзара аңлашып эшли дисәк тә, ялгыш булмас.


Татарстан Мәдәният министрлыгында республикада милли сәясәт һәм татар халкының милли асылын саклау буенча 2014 елда дәүләт программасын гамәлгә ашыруның кайбер нәтиҗәләре ясалды.

“2014-2020 елларда Татарстан милли дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру” программасы нигезендә 2014 елда җитмештән артык чара оештырылган. Әлеге чараларга 61 миллион акча тотылган. Шуларның 39 миллионнан артыграгы республика казнасыннан алынган булса, 21,6 миллионы исә федераль бюджет акчасы. «2014-2016 елларда татар халкының милли асылын саклау” программасы буенча узган елны 42 чара булып узган. Әлеге чаралар республикабызга 33 миллион ярым сумга төшкән.

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина белдергәнчә, узган елны мәдәни чараларда 200 меңләп кеше катнашкан. Бу сан республикабызда зур җәмәгатьчелекнең шушы тема белән кызыксынуын күрсәтә. Татарстанда төрле милләт вәкилләре гомер итә. Төрки, сляван, керәшеннәр бәйрәмнәрендә һәр халык актив катнашканын ассызыклый Гүзәл ханым.




«Барлык чаралар да төрле халыкларның этномәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән иде. Атап әйткәндә, мәдәни эшчәнлекнең һәр төрләренең дә механизмнары эшләнелде, үз халкыңның сәнгатен танытырдай бәйгеләр гамәлгә куелды, алар халыкларның телен саклау, гореф-гадәтләрен үстерүгә булышлык итәчәкләр» - диде Татарстан мәдәният министры урынбасары.

Югарыда әйтелгән дәүләт программалары нигезендә Татарстанның Фәннәр академиясе дә шактый нәтиҗәле эшләр башкарган. Алар хакында академиянең баш галим сәркатибе Дания Заһидуллина сөйләде. Фәннәр Академиясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулу нисбәтеннән фәнни гамәлләр, төрле конференцияләр уздырылган. “Татарстанда чит ил студентларының көнкүреше тикшерелде, ягъни мигрант-студентлар буенча, шулай ук Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Казандагы Алафузов заводының эшчәнлеге буенча фәнни китаплар нәшер ителде. Әлеге ике программа нигезендә барлыгы 4 китап дөнья әзерләнде, 5е исә бүгенге көндә типографиядә үз көнен көтә, ә 11 китап өстендә әзерлек эшләре бара”, - диде Дания Заһидуллина.

“Татар халкының милли асылын саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасын тормышка ашыруда Бөтендөнья Татар конгрессы актив катнашты. Конгресс узган елда барлыгы 41 чарада катнашкан. БТК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин белдереп үзганча, шуларның 17 конгресс тарафыннан оештырылган. Алар тарафыннан барлыгы 19 миллион сум акча тотылган.

“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы да “2014-2020 елларда Татарстан милли дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасында катнашкан. Узган ел агентлык 11 чара үткәрергә өлгергән. Массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне алга сөргән ун мең тирәсе материал әзерләнгән. Программаны тормышка ашыру максатыннан үзара мөнәсәбәтләрне тасвирлаган конкурслар да оештырылган.


Мөршидә КЫЯМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International