Студентлар көне уңаеннан Казанда студент-аспирантларның еллык эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясадылар. Бу гаҗәп тә түгел. Сессияне тапшырып, каникулга чыгар алдыннан, кем генә яхшы хәбәр көтми икән? Ә ул хәбәр “стипендия” алуга да бәйле булса, бигрәк тә!
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында республиканың махсус дәүләт стипендиясен тапшыру тантанасы булды. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның 90 яшь вәкиле әлеге стипендияне алды. Алар арасында 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 студент һәм хәрби училищелар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының белем бирү оешмалары курсантлары бар.
Шунысын да билгеләп узу мөһим: Казан белән беррәттән бу акчалата бүләкне республика, хәтта Россия шәһәрләрендәге уку йортлары укучылары да алды. 90 стипендиатның 70е – Казаннан. Калган 20се – Алабуга, Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән. Моннан кала, Тәтеш, Сарман районнары яшьләре дә әлеге стипендиягә ия булды. Стипендия Екатеринбур, Иваново шәһәрләрендәге хәрби училище курсантларына да тапшырылды. Стипендиянең Россия төбәкләрендә укучы курсантларга тапшыруның сәбәбе аларның Татарстаннан булуы белән аңлатыла.
Стипендиатларның күбесе дәүләт уку йортларында белем алса, 14,4 проценты дәүләтнеке булмаган уку йортларында укый. Шунысы кызык: гадәттә, һәр җирдә дә кызлар актив булса, бу юлы активлык тигез дәрәҗәдә иде - стипендия алучыларның 45е –кыз, 45е – малай.
Әлеге стипендиянең тарихына күз салсак, ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан 1998 елда кабул ителгән. Бу акчалата бүләк ел саен республиканың яшь интеллектуаль һәм иҗади элитасы вәкилләренә тапшырыла.
- Яшьләр – ул Татарстанның киләчәге генә түгел, ә бүгенгесе дә, чөнки хәзердән башлап сез бик күп эш башкарасыз. Үзегезне төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинлегегез дә бар, – диде чарада катнашкан республика Премьер-министры Илдар Халиков.
Елдан-ел әлеге бүләккә дәгъва итүчеләр саны арта бара. Стипендия материаль яктан гына булышып калмый, ә алга таба үз максатыңа ирешергә дә этәргеч бирә.
Төп максат – әлеге премиягә претендентларны арттыру, студентларның эшчәнлеге өчен яңа мөмкинлеген ачу. Соңгы 5 елда Татрстанның югары уку йортлары эшчәнлегендә шактый яңалыклар барлыкка килгән. Шул сәбәпле, Илдар Халиков Казан вузларының ректорларына рәхмәтен җиткерде. Шунысы куанычлы: Татарстан студентларының, вузларының уңышлары республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә үз урынын таба икән. Премьер-министр монда гына тукталып калмаска, үз эшчәнлекләрен Европада да, Азиядә дә танытырга киңәш итте.
Әлеге стипендиягә ия булган Ләйсән Әмирова – КФУ аспиранты. Ул Германиягә барып, стажировка да узган. Ләкин КФУ мөмкинлекләре белән чит ил вузларыныкын чагыштырган да - Казанда калырга булган.
Казан илкүләм технологик тикшеренү университеты аспиранты Гүзәлия Фәйзрахманова исә түбән сыйфатлы агачны эшкәртү белән шөгыльләнә.
Хәер, стипендия алучылар арасында технологияләр белән генә түгел, ә гуманитар максатларда хезмәт итүчеләр дә бар. КФУ аспиранты Лилия Нурова да шундыйлардан. Фәнни эшчәнлеге татар теле дәресләрендә инновацион алымнар куллануга нигезләнгән. Берничә ел дәвамында Лилия “Ана теле” проектын эшләүдә зур көч куя.
Казан дәүләт косерваториясе студенты Екатерина Воронцова дөнья сәнгатенең алтын фондын үзенең әсәрләре белән баетырга тели. Башкалардан аермалы буларак, ул ариядән өзек тә башкарып китте.
Гомумән алганда, Татарстан Премьер-министры да стипендия алучыларның чыгышыннан канәгать калды. Һәрберсенең дә бернинди хәзерлексез чыгыш ясаганын ассызыклады. Үз ачышларыңны алга таба предприятиеләрдә алып барыр өчен нишләргә кирәк, дип сорау бирде ул стипенндиатларга. Алар, үз чиратында, эре предприятиеләр белән элемтәләр булмавын, бизнесның ышаныч белән карамавын белдерде. Предприятиеләр белән бергә хезмәттәшлек итү тагын да үсәргә булыша бит.
Чарада «Иннополис» генераль директоры Игорь Носов та чыгыш ясады. 1991 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр Россиядә 23 меңгә якын торак пункт юкка чыккан. Хәзер төзелеп килә торган “Иннополис” – Россия Федерациясендә яңа шәһәр барлыкка китерүнең беренче мисалы. Татарстанда гына түгел, Россиядә дә шактый танылган ул. Татарстан Республикасы дөнья аренасында да лидерлар рәтендә. Игорь Носов белдергәнчә, уңышларның күбесе IT-технологияләр белән бәйле. Тиздән, төгәлрәк әйтсәк, яз көне “Иннополис” үзенең беренче карлыгачларын – резидентларын кертәчәк. “Иннополис” ул торак шәһәр генә түгел, ә белем бирү ягынна да шактый тәэмин ителгән урын. Игорь Носов исә яшьләрне “Иннополис”ка чакырып калды.
Очрашу ахырында Илдар Халиков: “Иң мөһиме – туктап калмаска, үз эшеңне алып барырга, җитештерү, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дә сез беренче булачаксыз”, – дигән теләк җиткерде.
Тантаналы рәвештә махсус дәүләт стипендиясенә лаек дип табылган һәр аспирантка – 33 мең 300 сум, вуз студенты һәм хәрби училище курсантларына – 27 мең 800 сум, урта һөнәри белем бирү студентларына 16 мең 700 сум күләмдә стипендия каралган. Әйтергә кирәк: алдагы елларда бу стипендиянең күләме күпкә түбәнрәк булган.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА