“Веснянка” хоры Раштуа җырын башкарды, аннан соң котлау өчен сүз Биектау округының благочинные, Пресвятая Троица чиркәвенең өлкән побы Виталий атакай Ульяновка бирелде. Ул бар кешегә якты киләчәк, бәхет һәм тынычлык теләде.
Тамашаны Кар кызы – Усад мәдәният йорты хезмәткәре Карина Хәйруллина алып барды. Ул, шигъри формада, Иисус Христосның тууы, тормышы, Тәңребезнең кешеләргә Бөек мәхәббәте, яшәү мәгънәсе турында сөйләде.
Программаны сценарий буенча дәвам иттереп, Усад урта мәктәбе укучылары Динара Каюмова, Альбина Зарипова, Алинә Сәгыева Христосның тууы турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Балалар да, өлкәннәр дә аларның чыгышын тын да алмый карады. Чын артистлар кебек уйнады шул кызлар!
Андый бәйрәм Кыш бабайсыз гына узмый инде. Аның ролендә аккомпаниатор Яхъя Сабиров иде. Иң бәләкәйләрдән алып өлкәнрәкләргә кадәр барлык балалар үзләренең сәләтләрен күрсәтте: кайсы җырлады, кайсы шигырь сөйләде, кайсы биеде. Кыш бабай берсен дә бүләксез калдырмады.
Чыгышлар эстафетасын Карина Хәйруллина җитәкчелегендәге бию төркеме балалары кабул итте. Искиткеч Раштуа вальсын һәм мәктәп биюен – кече бию төркеменә йөрүче балалар, ә шаян биюне уртанчы төркем кызлары башкарды. Ә өлкән төркем кызлары татар биюен шулкадәр дәртле итеп башкарды ки, өлкәннәрнең дә сикереп торып биеп китәсе килде.
Раилә Каюмова тәрбияләгән балалар да профессиональ артистлардан кимен куймады. Яшь кенә булуларына карамастан, сәхнәдә үзләрен бик килешле тоттылар.
Менә шулай күңелле үтте Усад мәдәният йортында Раштуа чыршысы бәйрәме. Чыгыш тәмамлангач, балаларны зур сюрприз көткән икән әле. Маскарад киемнәреннән килгән балаларга һәрберсенең яшенә туры китереп сайланган йомшак уенчыклар эләкте. Ул гына да түгел, балаларның барысына да тәм-томнардан торган бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне Пресвятая Троица чиркәве хәйриячеләре һәм ярдәмчеләре әзерләгән иде. Бәйрәм шәп булды, балалар да, өлкәннәр дә канәгать калды.
Шундый гаҗәеп якты бәйрәм оештырган кешеләргә ата-аналар һәм балалар исеменнән күтәренке кәеф, нык сәламәтлек телисе килә. Бер-беребезгә Аллаһ кушканча ачык күңелле, җылы мөнәсәбәттә булсак иде. Кайсы диндә – мөселманмы, христианмы – булуың мөһим түгел, ә дус һәм тату яшәү мөһим. Сугышлар булмасын, Җир йөзендә һәр кеше иртәгәсе көненә ышаныч белән карасын һәм якты ки-ләчәккә өметләнеп яшәсен иде.