Татарстанда иң матур чыршыны сайладылар

2015 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Президенты әмере белән республиканың Иҗтимагый палатасы Татарстан муниципаль районнары арасында “Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” республика конкурсы уздырды.


Узган ел конкурсның комиссиясенә республиканың 36 муниципаль берәмлегеннән материаллар кабул ителгән. Алар арасында төрле мәгълүмати белешмәләр, фото- һәм видеохисаплар булган. Конкурста барлыгы 44 муниципаль район, 26 авыл җирлеге 5 зона төркемендә катнашкан. Әлеге бәйге 2014 елның 20 декабреннән алып 2015 елның 25 гыйнварына кадәр үткәрелгән.

Номинацияләр арасында мондыйлары булган:

“Республикага буйсынган шәһәре булган муниципаль районнарда һәм шәһәр округлары районнарында үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү”;
“Шәһәр һәм авыл халкы яшәгән муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү”;
“Авыл халкы гына яшәгән муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү”;
“Биш зональ төркем буенча җирлекләрдә муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү”.

Соңгы номинация быел әле беренче тапкыр гына оештырылган. Муниципаль районнардан кала коммерцияле оешмалар, бизнес вәкилләре катнашуы аерым билгеләнгән.

Катнашучыларның эшләрен бәяләр өчен махсус эш төркеме дә булдырылган. Анда Иҗтимагый палата әгъзалары, иҗтимагый оешмалар, Президент Аппараты, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре кергән. Алар барысы да республика район-шәһәрләренә барып, Яңа ел чараларында катнашкан.

Нәтиҗәләр ясаганда, мәктәп укучылары каникуллары вакытында узган чаралар, аларда катнашкан кешеләрнең саны, чыршының бизәлүе дә исәпкә алынган. Моннан тыш, бәя бирүчеләр муниципаль районнар сайтларында  җирле халык калдырган фикерләрне дә анализлаган.

Ә хәзер җиңүчеләр исемен атыйк. “Республикага буйсынган шәһәрләре булган муниципаль районнарда һәм шәһәр округлары районнарында үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” номинациясе:

1. Әлмәт муниципаль районы;
2. Түбән Кама муниципаль районы;
3. Чаллы шәһәре.

“Шәһәр һәм авыл халкы яшәгән муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” номинациясе:

1. Саба муниципаль районы;
2. Лаеш муниципаль районы;
3. Сарман муниципаль районы;

“Авыл халкы гына яшәгән муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” номинациясе:

1. Актаныш муниципаль районы;
2. Кайбыч муниципаль районы;
3. Мөслим муниципаль районы.

Үзәк зонада «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” номинациясендә беренчелекне Яңа Чишмә районның Чабаксар авыл җирлеге яулаган. Иделнең сул як зонасында «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” номинациясендә Тәтеш муниципаль районының Олы Тормы авыл җирлегенә тиңнәр булмаган. Төньяк зонада «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” номинациясенә Биектау муниципаль районының Бөреле авыл җирлеге лаек булган. Төньяк-Көнчыгыш зонада үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп  бизәүче, дип, Мамадыш муниципаль районының Кызыл Тау авыл җирлеге табылган. Көньяк-Көнбатыш зонада «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп  бизәү” номинациясендә Чирмешән муниципаль районының Бәркәтә авыл җирлеге беренче урынны алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International