ЯҢАЛЫКЛАР

2
апрель, 2016 ел
шимбә

Мәгълүм булганча, Кытайда 1970-еллардан бирле "Бер гаилә - бер бала" дигән сәясәт яшәп килде.Халык саны күп булу сәбәпле кытайлыларга гаиләгә икенче бала алып кайту өчен зур суммада акча түләргә кирәк иде.

"Хәзинә" милли сәнгать галереесендә Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмә 5 апрель көнне ябылачак.

2 апрельдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашучылары арасында дебатлар башланды. Май аена кадәр һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә уздырылачак дебатларда чыгыш ясау мәҗбүри. Беренче дебат Россиянең сәнәгать сәясәте темасына, сәнәгатьне үстерү, көндәшлекне күтәрү мәсьәләләренә багышланды.

Бүген Казанда "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән дини әхлак тәрбиясе һәм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде.Быел ул унтугызынчы мәртәбә уздырылды.

Яшь биологлар һәм экологларны VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакыралар.

1
апрель, 2016 ел
җомга

        Дөбъяз  мәктәбендә бик күп җырлар, шигырьләр авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу кичәсе булды.Очрашуда мәктәбебезнең 8 нче, 9 нчы, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Шагыйрә үзенең язган шигырьләре, җырлары белән таныштырды, үзенең тормыш юлын сөйләде. Бу очрашу укучыларыбыз күңелендә якты хәтирәләр калдырды.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Елның беренче кварталында Казанның Административ комиссиясе хокук бозучыларга 35 миллион 771 мең сум күләмендә штраф салган.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 2 апрельдә яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International