Министрлык 21 нче марттан 10 июньгә кадәр ТР Министрлар Кабинеты социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алуга республика конкурсы оештыруы хакында хәбәр җиткерә.
2016 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән шул исәптән теш һәм протез-ортопедик әйберләр, шифаханә-курорт дәвалану өчен юлламалар белән тәэмин ителешне Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә тапшырды.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга шәхси эшмәкәр сыйфатында финанс ярдәм биргәндә бизнес-планнарны бәяләү буенча Эксперт советы утырышы узды.
Бүген Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Тукай әкиятләре дөньясында" акциясе узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Роман Шәйхетдинов Татарстан Республика командасын WorldSkills һөнәрләр осталыгы беренчелегендә катнашуга команда әзерләү буенча Региональара компетенция үзәге ачу буенча эш группасы киңәшмәсе үткәрде.
Бүген ТР Хөкүмәте утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан муниципаль берәмлекләренең “Халык контроле” системасына кабул ителеп чишелгән мөрәҗәгатьләрнең саны буенча рейтингын китерде.
2016 елның 4 апреленнән 10 апреленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында 2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар үтәчәк. Конкурслар чәчү кампаниясен уздыруга әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелә.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Ямаширмә балалар бакчасында гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан "Нәүрүз" бәйрәме узды.
Язгы каникуллар алдыннан Ямаширмә мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.