Министрлык 21 нче марттан 10 июньгә кадәр ТР Министрлар Кабинеты социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алуга республика конкурсы оештыруы хакында хәбәр җиткерә.
Моның белән бәйле рәвештә 5 апрельдә конкурста катнашу буенча мәгълүмати-методик семинар узачак.
Чара ТР Президенты Аппараты актлар залында сәгать 16.00да башлана.
Теркәлү өчен телефон 567-80-93.
Бәйге турында мәгълүмат Министрлыгы сайтында, "Конкурслар" бүлегендә урнаштырылган (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/2016-god-951937.htm).
Министрлыкның матбугат хезмәте