Бәйрәмгә Яз кызы-Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Җир – ана, Шаман килде. Мәктәп һәм мәдәният йорты белән “Йолдыз” балалар бакчасы бик тыгыз элемтәдә эшли. “Нәүрүз” бәйреме дә мәктәп укучылары белән оештырылды. Алар безнең нәни дусларыбызга Нәүрүз бәйрәме турында тамаша күрсәттеләр. Балаларыбыз Убырлы карчыктан курыксалар да, бик матур итеп, биеп- җырлап, күңел ачтылар. Ахырдан күңелле уеннар уйнадылар.Билгеле бу уеннар да балалар бик теләп катнаштылар, көч сынаштылар. Нәүрүз тынычлык, иминлек бәйрәме булып истә калсын