Административ комиссия кагыйдә бозучыларны 36 миллион сум штрафка тарткан

2016 елның 1 апреле, җомга

Елның беренче кварталында Казанның Административ комиссиясе хокук бозучыларга 35 миллион 771 мең сум күләмендә штраф салган.

 

Штрафның 16 млн. 315 мең сумы –  авыл һәм шәһәр округлары территорияләрендә төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозганга, 1 млн. 775 мең сумы – тышкы рекламаны урнаштыру тәртибен бозган өчен салынган.

Моннан тыш 3 млн. сум – җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәгән өчен билгеләнгән. Муниципаль машина кую урыны кагыйдәсен бозу шәһәр казнасына 12 млн. 352 мең сум акча керткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International