ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2016 ел
шимбә

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Казан, кәрәзле телефон салоннары саны буенча, шәһәрләр рейтингында 11 нче урынга урнашкан.

Белгәнебезчә, 2016 ел Россия күләмендә - Кино елы, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Үткән елда парк һәм скверлар күзгә күренеп матурланды, төзекләндерелде, аларга яңа сулыш өрелде. Бигрәк тә Казанның халык яратып йөри торган тын бакчалары күзләрне иркәли, күңелгә ямь бирә.

Казан Кремле музеена керү өчен ике көнне түләүсез иттеләр.

Каникул җитү белән, мәктәп укучыларының буш вакытлары күбәя. Димәк, балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре  тагын да арта дигән сүз. 17-31 мартта Татарстанда узган “Язгы каникуллар” дигән махсус профилактик чара әнә шуларны киметүгә юнәлтелде.

3-9 апрель көннәрендә Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы үтә. Монда илебезнең 52 төбәгеннән 200-дән артык укучы – Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашачак.

 3 апрель көнне «Калеб» яңа буын җыены «Такташнонстоп» арт-перфомансы уздыра. Чарада һәр теләүче сәхнәгә чыгып Такташ шигырьләрен укый алачак.

Бүген Казанда үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар эшләреннән торган күргәзмә оештырыла. Шәһәр халкы аутист балалар эшләгән уникаль 45 экспонатны күрә алачак.Чара И.Зарипов исемендәге балалар сәнгать галереесында уза.

 Башкалабыз Казанда 2016 ел башыннан торак 8 % кыйммәтләнгән. Март аенда квартир бәясенең квадрат метры уртача 65 972 сум тәшкил итә. Бу сан февральнеке белән чагыштырганда 5, 46 % күбрәк.

Казан каласының Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча дәресләр алып барыла, вәгазьләр сөйләнелә. Укулар атна дәвамында тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International