«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Татарстан Министрлар Кабинеты социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен чираттагы грантлар бәйгесен игълан итте.
"Ак Барс" хоккей клубы тренерлар штабындагы үзгәрешләр турында рәсми хәбәр таратты.
Финансистлар киләчәктә кәгазь акчаның кирәге калмаячак, акча бәйле бөтен операцияләр банклар аша башкарылачак, ди. Моңа ышанырга да мөмкин - мәгълүмати технологияләр заманында яшибез бит. Тормыш шундый тизлек белән алга бара ки, әле кичә генә яңа булган әйбер дә иртәгә инде искерергә мөмкин. Кәгазь акчалар белән эш итүдән дә әкренләп читләшә барабыз.
Кояш һәм тотрыклы плюс билгесендәге температураларны әле бер атна көтәргә туры киләчәк. Термометрлар күрсәткечләре +10+12 градус дәрәҗәсенә киләсе атнаның ахырына гына күтәреләчәк. 10 апрельдә +12, ә 11 апрельдә +13 градус вәгъдә ителә.
Кичә 20.40 сәгатьтә “Галәм әхрамы” янындагы тимер юл переездында ВАЗ-2170 автомобилен поезд бәреп китә.
Галимнәр тикшеренүләре күрсәткәнчә, 1975 елдан башлап кеше массасы һәр 10 ел саен 1,5 килограммга арта.
Мәктәпләр физкультура буенча программага самбо элементларын кертә ала. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
Казанда Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Шәһәрнең конкуренция сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекциясе Җиңү бәйрәмен оештыру, уздыру буенча тендер игълан иткән.
3- 9 апрель көннәрендә Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы була. 4 апрельдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең “Академия” залында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында олимпиаданың соңгы этабын ачу тантанасы була.