СПОРТ // "Ак Барс" Алексей Морозовка генераль менеджер вазифасын тәкъдим итте

2016 елның 3 апреле, якшәмбе

"Ак Барс" хоккей клубы тренерлар штабындагы үзгәрешләр турында рәсми хәбәр таратты.

 

Анда әйтелгәнчә, өлкән тренер Валерий Белов "Витязь" командасын җитәклиячәк. Ә тренер Андрей Соколовның башка эшкә күчү сәбәпле Казан клубын калдырып китүе җиткерелә. Тренерлар штабы якын арада тулыланырга тиеш.

 

Тагын бер куанычлы яңалык: "Ак Барс" хоккей клубы җитәкчелеге Алексей Морозовка генераль менеджер вазифасын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International