Социаль проектларга акча бирәчәкләр

2016 елның 3 апреле, якшәмбе

Татарстан Министрлар Кабинеты социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен чираттагы грантлар бәйгесен игълан итте.


ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдергәнчә, әлеге грантлар җәмгыятьтәге социаль мәсьәләләрне чишкәндә дәүләт хакимияте белән коммерцияле булмаган оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, социаль өлкәдә мәшгуль коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү һәм, гомумән, яңа социаль проектлар, мәдәни-агарту һәм идарә технологияләрен ачыклау һәм таныту максатында тапшырыла.

Агымдагы елда дәүләт грантына дәгъва итүче иҗтимагый оешмалар арасында үткәрелгән бәйге биш юнәлешне колачлаячак:

1. “Гражданлык җәмгыятен һәм иҗтимагый үзидарә институтларын үстерү, гражданнар хокукын яклау”га кагылышы проектлар түбәндәге номинацияләрдә бәяләнәчәк – “Социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар секторы инфраструктурасын үстерү”, “Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләрне социальләштерү”, “Экстремизмга каршы тору бурычларын чишкәндә коммерцияле булмаган оешмаларның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге”.

2. “Мәгариф, яшьләргә гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләр һәм яшьләр даирәсендә тискәре күренешләрне кисәтү”юнәлешендә проектлар “Яшьләр даирәсендә гражданлык һәм патриотлылык формалаштыру” номинациясенә кабул ителәчәк.

3. “Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту” темасын күтәргән проектлар “Милләтара хезмәттәшлекне үстерү, Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлеген, мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклау”, “Динара толерантлыкны формалаштыру” номинацияләрендә тикшереләчәк.

4. “Гаилә, бала һәм аналарны яклау, ветеран һәм инвалидларга социаль ярдәм итү һәм социаль хезмәт күрсәтү” юнәлешендә эшләүче иҗтимагый оешмаларга “Үсештә аерым ихтыяҗы булган кешеләрне социальләштерү”, “Социаль ятимлекне кисәтү”, “Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм рухи-әхлакый традицияләрне саклау”, “Озын гомерле булу: активлык һәм иҗат” кебек номинацияләр каралган.

5. “Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау” белән шөгыльләнүчеләрнең проектларына “Татарстан халкында экология культурасын формалаштыру” номинациясендә бәя биреләчәк.
 
Бүгенге көндә Татарстанда социаль өлкәгә җәлеп ителгән 5449 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Грантлар бәйгесендә катнашу өчен аларга үзләре һәм тормышка ашырырга теләгән проектлары хакында, аерым алганда – аның максаты, бурычлары, төп чаралары, өмет ителгән нәтиҗәләре, шулай ук гамәлгә кую вакыты, тотылачак чыгымнары турында мәгълүматлар тупланган документларны 19 апрельгә кадәр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тапшырырга кирәк.

Быелгы бәйгенең бюджеты элеккечә, 10 миллион сум күләмендә билгеләнгән. Эльмира Зарипова сүзләренчә, 2010 елдан башлап әлеге бәйгегә социаль әһәмияткә ия барлыгы 928 проект тәкъдим ителгән булган. Җиңүче дип табылган 344 проектны финанслауга дәүләт 48 миллион сум акча тоткан. Пенсионерлар өчен “Өченче яшь университеты”, инвалидларны кайгырткан “Киртәләрсез тормыш” (һ.б.) кебек шактый гына проектлар Татарстанда шушы грант ярдәмендә тормышка ашырылган.


Лилия ГАДЕЛШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International