Ялларда яңгыр һәм җепшек кар явачак

2016 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 2 апрельдә яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.


Республикада төнге сәгатьләрдә һәм көннең беренче яртысында томан төшү ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

 

Татарстанда уртача һава температурасы 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез – 3-8 градус җылы.

 

Якшәмбе, 3 апрельдә, күпчелек районнарда яңгыр һәм җепшек кар ява. Төнлә – 0-3 градус җылы булса, көндез исә 1-6 градуска кадәр җылыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International