ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Моннан 98 ел элек 5 октябрьдә Россиянең Эчке эшләр министрлыгы составында җинаятьләрне ачу бүлеге оеша. Әлеге тармак булмаса, бүген урамга чыгарга да куркыр идек. Чөнки җинаятьләр турында еш ишетеп, күреп торабыз. Шул уңайдан бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Павел Серов журналистлар белән очрашты.

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика моношәһәрләрендә эшсезлек белән бәйле вәзгыятьне җиткерде.

 

Татарстанда рус теленә бик җылы һәм сакчыл карыйлар. Республикабызда  - ике дәүләт теле һәм алар тигез хокуклы, дип кабул ителгән. Мәктәпләребездә рус һәм татар телләре бер дәрәҗәдә өйрәнелә. Ә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары  нәтиҗәләре хәтта Россия күләмендәге уртача күрсәткечләрдән дә югарырак. Гомумән, Казан лингвистика мәктәбе – илдә иң көчлеләр рәтендә. 19 гасырның 70 елларында оешып, ул бүген дә үсешен дәвам итә. Шуңа да быел нәкъ Татарстан рус теленең киләчәге турында сөйләшү мәйданы итеп сайланган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозу очракларын ачыклау һәм аларга юл куймау буенча актив эш алып бара.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 6 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы Казанда иртәгә – 6 октябрьдә, утсыз калачак йортлар исемлеген тәкъдим итте.

"Уен кызыклы һәм кызу булды, – диде "Ак Барс"ның баш тренеры Астанада "Барыс" командасын откач. – Шуның кадәр гол кертә алуыбызга шатмын".

2016нчы елның 4нче октябрендә Яшел Үзәндә "ПОЗиС" акционерлык җәмгыяте җирлегендә  "Заводлар эшләгәндә - ил яши" I ачык журналист эшләре бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Яшьләр арасында һөнәри белгечлекләрне популярлаштыру максатыннан оештырылучы бу бәйге беренче тапкыр уздырылды. Анда 100гә якын журналист катнашты. 

Физик культура һәм спортны үстерүче иң яхшы белем бирү оешмасын билгеләү өчен уздырылучы "Олимпиада мәктәптә башлана" Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. ""Хезмәткә һәм саклануга әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын пропагандалау һәм кертү буенча иң яхшы белем бирү оешмасы" номинациясендә Казанның Яңа Савин районы 146нчы мәктәбе җиңү яулады.

Бүген, белем бирү оешмаларының иң яхшы җитәкчеләре һәм укытучыларыннан торган Татарстан делегациясе Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче тантанада катнашачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International