Һава температурасы түбән төшә

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 6 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә.

 

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 4-9, көндез 8-13 градус җылы булачак. Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә – 7-9, көндезге сәгатьләрдә 10-12 градус җылы.

 

7 октябрьгә каршы төндә явым-төшем көтелми, һава температурасының 1-6 градус кына җылы булуы фаразланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International