Татарстан юлларында 11 исерек йөртүче тоткарланган

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозу очракларын ачыклау һәм аларга юл куймау буенча актив эш алып бара.

 

Кичә, 4 октябрьдә, юл сагындагылар Татарстанда исерек килеш руль арытна утырган 11 кешене тоткарлаган. Моннан тыш юл йөрү кагыйдәсен бозып, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның – 45, балаларны махсус креслога утыртмауның – 35, иминлек каешы эләктермәүнең 396 очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International