"Уен кызыклы һәм кызу булды, – диде "Ак Барс"ның баш тренеры Астанада "Барыс" командасын откач. – Шуның кадәр гол кертә алуыбызга шатмын".
"Ак Барс" кунакта "Барыс" командасын тар-мар итте. – 4:0. Бу Казан клубының КХЛның даими чемпионатында рәттән дүртенче җиңүе һәм Эмиль Гарипов саклаган капканың сезонда икенче тапкыр "коры" калуы иде. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге матчта Канада сакчысы Стефан Эллиотт "Ак Барс" составында тәүге тапкыр бозга чыкты.
7 октябрьдә "Ак Барс" Ханты-Мансийскида "Югра" белән очраша.
Хоккей. КХЛ. Даими чемпионат. "Барыс" (Астана) – "Ак Барс" (Казан) – 0:4 (0:1, 0:1, 0:2).
0:1 Токранов (Свитов, 13:50)
0:2 Мусин (Малыхин, Глинкин, 37:16, күплектә)
0:3 Глинкин (Жуков, 44:57)
0:4 Глинкин (Попов, 51:11).
Капкачылар: Карлссон – Гарипов.