Иртәгә утсыз калачак йортлар иселеге билгеле булды

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы Казанда иртәгә – 6 октябрьдә, утсыз калачак йортлар исемлеген тәкъдим итте.

 

Планлы төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү эшләре алып барылу сәбәпле, Казанның берничә районындагы йортларда утны сүндереп торачаклар.

 

9:00-17:00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының 2 нче Колхоз, Колхоз, Полевая, Речная, Сосновая урамнарында электр уты сүндерелә.

 

Шул ук сәгатьләрдә Идел буе районында Кол Гали урамы 9/95, Ю.Фучик урамы 97, 99, 101 нче йортта, Борисково бистәсендә 2 нче Алабуга, Бодрая, Болгар, Горийская, Дудинская, Алабуга, Ушаков урамнарындагы йортларда да ут булмый.

Вахитов районының Девятаев урамы 15 нче йортта ут 8:00-17:00 сәгатьләрдә бетеп тора.

8:00-18:00 сәгатьтә Совет районында – Космонавтлар урамы 41, 41а, 41б, 47, 49, 49а, 51, 53, 51, 55 нче йортларда яшәүчеләр утсыз кала.
 

Шулай ук Вахитов районының кайбер сәнәгать һәм административ биналарында электр утын өзеп торачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International