2016нчы елның сентябрендә А.П. Починок исемендәге премия бирү өчен үткәрелүче регионнарның социаль үсеше Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Татарстан Республикасының "Татарстанның киләчәк көллияте" проекты бәйгедә җиңү яулады. Татарстанга бирелгән премияне Сочида узган инвестицияләр форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алды.
Россиякүләм белем бирү оешмаларында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру эшчәлеге бәйгесенә йомгак ясалды.
5нче октябрь көнне Россиядә Укытучылар көне бәйрәм ителә. Шушы зур бәйрәм уңаеннан Вконтакте, Twitter, Facebook, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтенроссия күләмендә «#любимыйучитель» - « #яратканукытучы» акциясе старт ала.
4нче октябрьдә Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводта (POZIS компаниясе) Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Заводлар эшләсә, ил яши" I ачык республикакүләм журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада шулай ук Россия машина төзүчеләр союзы рәисе, АҖ "ПОЗиС" генераль директоры Радик Хәсанов, Россиякүләм саклану сәнагате хезмәткәрләре берлеге рәисе Андрей Чекменев һ.б. катнашты.
2016 елның 30 сентябрендә Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхретдин исемендәге республика премияләрен бирү буенча комиссия утырышы узды. Әлеге утырышта Каюм Насыйри исемендәге премиясенә дәгъва кылган 18 эш, Ризаэддина Фәхретдин премиясенә дәгъва кылган 9 эш каралды.
Бүген казан ИТ-паркында “Перспективалы һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча укыту-методик комплексын, мәгариф программалар проектлаштыру” темасына семинар узды.
ТР Хөкүмәте вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлардагы символлар өчен барган ярышны шәрехләп үтте. Аның фикеренчә, тавышларны ясалма арттыру мөмкин түгел, чөнки тавыш бирү процессы шәхси кабинетка һәм мобиль телефон номерына бәйләнгән.
Хөрмәтле журналистлар!
Быелгы ел Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы умартачыларын мул бал уңышы белән сөендерде.
2 октябрь көнне Дөбъяз мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Картаямы сон йөрәк" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырылды.