Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы федераль закон белән 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең айлык минималь күләме айга 12 792 сум күләмендә билгеләнә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991 елның 27 декабрендәге 2124-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 48 статьясы һәм Министрлыкның 2009 елның 22 июлендәге 151/2-пр номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә 2021 елга Министрлык каршындагы журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр кешеләрен Яңа ел бәйрәменнән соң калган тере чыршыларны терлекләргә азык өчен җыю буенча акциядә катнашырга чакыра. Казанда Идел буе экология компаниясе 10 гыйнвардан тере чыршыларны кабул итү пунктының эшен оештырып җибәрде, ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан өйләрдә куелган чыршы, нарат, пихта агачларын һәм ботакларын махсус билгеләнгән урыннарга алып килеп, шунда урнаштырылган контейнерларга салырга кирәк.
Бу ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, аграрийлар өчен әйдәп баручы банк - Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Минем фермерлык» цифрлы сервислар экосистемасын эшләгән. Система агробизнесны уңышлы алып баруда ярдәм итү өчен булдырылган һәм ул фермерлар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен маркетплейсны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең уңдырышлылыгына һәм көзге культураларның торышына, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Зооиндустриядә ТОП 10 инновацион компания» стартаплар конкурсына гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.
Боз сараенда районыбызның сәләтле балалары өчен озак көтелгән тамаша уздырылды. Әлеге чарага ныклап әзерләнделәр һәм аны актерлар үзләре дә, тамашачылар да түземсезлек белән көттеләр. Һәм, ниһаять, бу көн килеп җитте.
Шәпше мәдәният йортында Биектау районының 85 еллык юбилеена багышланган чара узды. Бу көнне алдынгыларны - туган җирләренең үсешенә һәм чәчәк атуына аеруча зур өлеш керткән мәктәп директорларын, бүлекләр, оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләрен бүләкләделәр. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин очрашуга чакырылганнарга шәхсән үзе рәхмәт белдерде һәм ведомстволардан җибәрелгән һәм район бүләкләрен тапшырды.
Моннан 41 ел элек, 1979 елның 25 декабрендә Совет хөкүмәте Әфганстан Республикасына гаскәрләр кертте. Ул вакытта канкойгыч сугышның 10 елга сузылачагын бер генә кеше дә башына китереп карамагандыр. Чит илдә барган сугышта 15 меңнән артык совет солдатының гомере өзелде. Алар арасында безнең якташлар да бар. 25 декабрьдә Биектау районының Әфган сугышы ветераннары, Җиңү паркына килеп, Әфган җирендә һәлак булган якташларны искә алдылар. Сугышчы интернационалистларга район хәрби комиссары Александр Найдёнов мөрәҗәгать итте.