Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген җайга сала торган федераль законнарны гамәлгә ашыруда норматив хокукый актларның проектларын әзерләү турында фикер алыштылар

2021 елның 13 августы, җомга

2021 елның 13 августында ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар. Чара видеоконференция режимында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле чараларны үтәү мәсьәләсе буенча  узды.

Киңәшмә статс-секретарь – Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев рәислегендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – төбәктәге эшче төркеменең җаваплы секретаре Наталья Кондратова һәм республиканың контроль (күзәтчелек) органнары вәкилләре катнашты.

Алексей Херсонцев сәламләү чыгышында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль закон нормаларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм федераль башкарма хакимият органнары актларын әзерләү план-графигы пунктларын үтәү статистикасын яңгыратты, шулай ук 2021 елның 1 октябренә кадәр региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контрольлек төрләре турында нигезләмәләр эшләргә һәм кабул итәргә һәм ел саен планлы контрольлек (күзәтчелек) чараларын үткәрү планнары проектларын прокуратура органнарына килештерү өчен җибәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитация һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Вдовин үз нотыгында контроль (күзәтчелек) органнарына федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге контроль (күзәтчелек) төрләре турында мәгълүмат кертү кирәклеге, шулай ук аларны Контрольлек төрләренең бердәм реестрында аларны тасвирларга кирәк булуы турында искәртте.

Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитация һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе Алена Руденко үз нотыгында контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау алымнары турында аңлатты.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июнендә 108 тармак законына, аның һәр дәрәҗәсендә (федераль, төбәк һәм муниципаль) контроль һәм күзәтчелек предметын бәян итү өлешендә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан «спутник – закон проекты»н кабул итте. Кайбер контроль һәм күзәтчелек төрләре өчен, мәсәлән, профилактик һәм контроль (күзәтчелек) чараларының үзенчәлекләре билгеләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International