ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис – коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә язылу эшли башлады.

Коммерцияле булмаган оешмалар табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыру чыгымнарын каплаучы субсидияләр алуга конкурста катнаша алалар. Гаризаны 22 гыйнвардан 4 февральгә кадәр калдырырга мөмкин. Документлар Казан шәһәре, Кремль ур., 8 адресы буенча кабул ителә.

Россия цифрлы үсеш министрлыгы Социаль әһәмияткә ия объектларны 2020 елда интернетка тоташтыруга йомгак ясады.


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентының 1995 ел 29 декабрь Указы нигезендә гамәлгә кертелгән Прокуратура хезмәткәрләре көне ел саен 12 нче гыйнварда билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без Биектау районы прокуроры, юстиция советнигы Илнур Ибраһимов белән очраштык һәм гражданнарның хокукларын яклауда, законнарның үтәлешен күзәтүдә ирешкән уңышлар белән кызыксындык.

Соңгы елларда Биектау районында яшьләрдә дини, тарихи, милли кыйммәтләребезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү зур үсеш алды. Раштуа бәйрәменнән соң уздырыла торган колядание көннәре дә Биектау авылы халкы күңеленә хуш килде. Бу көннәрдә гадәттәгедән үзгәрәк киенгән кешеләр урамнарга чыгып, йола буенча җырлар җырладылар, такмаклар әйттеләр, күмәк биюләр башкардылар.

2020 елның статистик мәгълүматларына караганда, Биектау муниципаль районында барлыгы 153 янгын очрагы теркәлде. 2019 елда 158 очрак теркәлгән иде. Кызганыч, янгында калып һәлак булучылар саны быел 7 гә җитте. Узган ел бу сан 5 кә кимрәк иде. Янгында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган кешеләр саны да 7 гә җитте. 2019 елда андый очраклар 2 генә иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле (2020 елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 704 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» дигән укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлану турында хәбәр итә. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Атна саен без, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аны үстерүче кешеләр, гаилә фермалары, аякта нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Минзәлә районының Иске Мунча авылыннан Рәвгать Ханов.

6 февральдә Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International