Казанда Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы узачак

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2021 Халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне уйлап табучыларга һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздыру планлаштырыла, үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык күрсәтмә мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.

KDW-2021 төп тематик юнәлешләре:

«Интеллектуаль транспорт системалары»;

«Вәзгыяти үзәкләр»;

«Цифрлы индустрия 4.0»;

«Финтех экосистемасы»;

«Киберкуркынычсызлык»;

«Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»;

«Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

«Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

«Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».

Kazan Digital Week-2020 форумының нәтиҗәләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылачак. Булачак вакыйга турында да тулырак мәгълүмат шунда урнаштырыла.

Форумда катнашучылардан мәкаләләр 2021 елның 1 августына кадәр катгый рәвештә тематик юнәлешләргә туры китереп кабул ителә. Барлык мәкаләләр «Антиплагиат» системасында тикшерелә һәм икеяклы сукыр рецензия уза. Экспертлар төркеме сайлап алганнан соң мәкаләләр Scopus халыкара рефератив белешмәләр базасына кертелгән һәм ВАК рецензияли торган, РИНЦ яки форум материаллары җыентыгында индекслана торган журналларда басылып чыгачак. Scopus журналларында бастыру өчен мәкаләләр бары тик «Интеллектуаль транспорт системалары» юнәлеше буенча гына кабул ителә. Бастырып чыгару бәясе – бер бите өчен 200 сум. Түләү бәйсез рецензияләү нәтиҗәләре буенча бастырып чыгару турында карар кабул ителгәннән соң алына. Мәкаләләр org@kazandigitalweek.ru электрон адресына җибәрелә.

Элемтәләр:

форумда катнашу мәсьәләләре буенча – Артем Сафин, телефон: +7 987 211-26-95, e-mail: Artem.Safin@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International