Татарстанның 43 муниципалитетында агросәнәгать комплексында 845 белгеч җитешми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.
«Ел саен ике аграр югары уку йортыннан чыгарыла торган белгечләр саны авылда беркетелә торган яшь белгечләр санына туры килми. Бу белгечләрнең барысын да беркетү мәсьәләсе бик кискен тора. Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның барысы да кире авылга кайтмый, үз тормышларын барысы да киләчәктә агросәнәгать комплексы белән бәйләргә теләми», – диде спикер.
Мәхмүтов, соңгы өч елда авылда эшкә урнашкан 30 яшькә кадәрге яшьләр өлеше нибары 9% тәшкил итә, ә пенсия яшеннән өлкәнрәк хезмәткәрләр саны бу вакыт эчендә 4%ка арткан, дип ачыклык кертте.
“Министрлык тарафыннан авылда белгечләрне беркетүгә, авылда яшәү рәвешен һәм аграр һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән берничә шактый чаралар гамәлгә ашырыла. Студентлар өчен махсус максатчан урыннар каралган. Бу - югары белем алу мөмкинлеге һәм киләчәктә эшкә урнашу гарантиясе”, - дип хәбәр итте Мәхмүтов.
Моннан тыш, аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә җәлеп итү максатыннан, авылда «Кайтам» дигән чара үткәреләчәк. "Кайтам" – дүрт көнлек лагерь, ул үз язмышларын авыл территорияләренә бәйләргә теләүче яшь белгечләрне – бөтен Россия Федерациясеннән авыл хуҗалыгы тармагы буенча югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларны һәм шуларда әле укучыларны бергә җыячак. "Авыл хуҗалыгы" лагере сменасы 12-16 сентябрьдә Лаеш районында узачак.
Катнашучылар тематик «авыллар» – бер җитештерү яки азык-төлек темасы буенча берләшкән җәмгыятьләр составында яшәячәкләр һәм укыячаклар. АПКның булачак белгечләрен практикада мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәтәчәкләр, һәр катнашучы өчен һөнәри үсешнең шәхси стратегиясен булдыру буенча эш уздырылачак.