Урман һәм су фондлары проблемалары турында онлайн фикер алышалар

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 - 30 сентябрендә “АСЭРГРУПП” ҖЧҖ компаниясе онлайн трансляция форматында ел саен уздырыла торган традицион чараларны уздыра:

“Урман фонды җирләре 2021” Бөтенроссия конференциясе;

“Су фонды җирләре 2021”  Бөтенроссия конференциясе.

Чаралар кысаларында җирдән файдалану һәм судан файдалану өлкәсендә әйдәп баручы юрист-практиклардан консультацияләр алу, документларны әзерләүчеләрдән турыдан-туры аңлатмалар алу, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International