Лагерь турында тикшерүчедә яхшы тәэсирләр калды

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин Биектау районына эш визиты белән килде һәм әлеге визит кысаларында Коркачыкта, хәзерге вакытта палаткалы лагерь урнашкан һәм “Яшь десантчы” сменасы уза торган аэродромда булды. Депутат ТР Дәүләт Советының Татарстандагы лагерьларда балаларны ашату һәм аларның ялын оештыруның сыйфатын тикшерергә кирәклеге турындагы карамагын үтәү максатын күздә тотты.

ТРның Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин Коркачык аэродромын игътибар белән күзәтте. Чөнки берничә минуттан биредән яшь десантчылар белән самолет күтәрелергә тиеш иде. Бу юлы 30 үсмер парашют белән сикерергә теләк белдерде.

Очышка балалар әзер. Без бөтенләй курыкмыйбыз диләр, чөнки аларның беренче генә тапкыр сикерүе түгел инде. Кемдер парашют белән өч тапкыр сикергән, ә кемдер ике тапкырга артыграк.

Коркачыкта монысы инде бишенче смена. Аларның һәркайсында 100дән артык кеше була. Төп состав - республиканың Биектау, Питрәч, Мамадыш районнары һәм Казан шәһәренең патриотик клубларында тәрбияләнүчеләр һәм яшьармиячеләр.

Бирегә җиңел генә эләгеп булмый. Физик һәм рухи әзерлек кирәк, чөнки лагерьда берәүгә дә аерым шартлар тудырылмый. Тәртипкә таләп зур, шулай ук камуфляж, җыеп кына әйткәндә, армия романтикасының барлык үзенчәлекләре дә саклана.

- Бездә 25 кеше - болар беркайчан да хәрби-патриотик эшчәнлеккә кагылышы булмаган балалар. Лагерьда булган биш көндә алар үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәттеләр. Һәммәсе дә хәрби тематиканы үзләштерә башлады. Моннан соңгы смена кайчан була дип кызыксыналар, - диде ”Яшь десантчы” лагереның өлкән инструкторы Тимур Габутдинов.

Балаларга гына хас булганча, кемнеңдер өенә кайтасы килә башлый, әмма күпмедер вакыт узганнан соң бу уйларыннан кире кайталар. Биредәге программа башка лагерьлар белән чагыштырганда шактый катлаулырак. Иртәнге 6да торалар, аннары шөгыльләр башлана. Биредә балалар хәрби тактика теориясенә төшенәләр, автомобиль йөртергә, атарга, пилотсыз техникага идарә итәргә өйрәнәләр.

Балалар палаткаларда яшиләр. Стационар ашханәдә тукланалар. Азат Җиһаншин нәкъ менә шушы объектны энә күзеннән үткәрде дә инде. Дәүләт Советы депутаты Биектау районында балаларны тукландыруның ничек оештырылуын икенче тапкыр тикшерә инде. Бу - Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе. Тикшерүчедә лагерь турында яхшы тәэсирләр калды.

- Мин әлеге лагерь коллективы башкара торган эшләрнең ни дәрәҗәдә күп булуына гаҗәпләндем, - диде ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин.

Депутат бу юнәлешнең бик мөһим булуын ассызыклады һәм үз ягыннан республика аэроклубка ярдәм итәргә тырышачак, диде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International