ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең гадәттәге утырышын уздырды. Утырышның көн тәртибендә сәнәгать паркларын аккредитацияләү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү һәм Баулы районының үсеш резервларына багышланган мәсьәләләр каралды.
Эшче төркем утырышының көн тәртибендәге беренче мәсьәлә хәзерге икътисадый вәзгыять, Баулы районының проблемалы мәсьәләләре һәм үсеш резервлары турында фикер алышу булды. Әлеге максатта министрлыкларның һәм ведомстволарның докладлары тыңланды. Моннан тыш, Баулы муниципаль районына сәфәр кысаларында оештырылган бизнес, эшкуарлар белән очрашуда корылыкка бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде. Утырышта начар һава торышына бәйле рәвештә республикада аграрчылар өчен каралган ярдәм чаралары турында да әйтелде.
Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә – сәнәгать паркларын аккредитацияләү, резидентларга һәм идарәче компанияләргә ярдәм итү чаралары күрсәтү. Бу мәсьәләдә Алексеевск, Арча, Балтач, Чистай һәм Мамадыш муниципаль районнары вәкилләренең аккредитациягә документлар бирү һәм Икътисад министрлыгы белән килешү төзү мәсьәләләре буенча идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары белән эшчәнлек барышы турындагы докладлары тыңланды.
Шулай ук эшче төркем утырышында муниципаль хезмәтләр күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү турында да сөйләштеләр. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне цифрлаштыру эше оештырылды. Бүген республикада яшәүчеләр өчен ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында 82 төр электрон хезмәт күрсәтелә, 1 октябрьгә кадәр – тагын 22, ә 1 ноябрьгә кадәр 21 төрле хезмәт күрсәтелә башлаячак.
Цифрлаштыру турында доклад белән Административ реформа мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Альбина Гергерт чыгыш ясады, үзенең чыгышында ул күрсәтелә торган хезмәтләрне «цифрга» күчерү эшенең төп этапларын, шулай ук халыкка электрон сервисларның үтемлелеге турында мәгълүмат бирү мәсьәләләрен билгеләп үтте.