Моннан 41 ел элек, 1979 елның 25 декабрендә Совет хөкүмәте Әфганстан Республикасына гаскәрләр кертте. Ул вакытта канкойгыч сугышның 10 елга сузылачагын бер генә кеше дә башына китереп карамагандыр. Чит илдә барган сугышта 15 меңнән артык совет солдатының гомере өзелде. Алар арасында безнең якташлар да бар. 25 декабрьдә Биектау районының Әфган сугышы ветераннары, Җиңү паркына килеп, Әфган җирендә һәлак булган якташларны искә алдылар. Сугышчы интернационалистларга район хәрби комиссары Александр Найдёнов мөрәҗәгать итте.
«Биектау» спорт комплексында Татарстан Республикасы сётокан федерациясенең 30 еллыгына багышланган республика Беренчелеге һәм чемпионаты буенча ачык ярышлар узды.
Районда Яңа ел чыршыларын ачуга багышланган чаралар дәвам итә. Һәр авыл һәм бистә киң күңел белән бәйрәм каршылый.
Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм! Өйләребезгә янәдән без яраткан Яңа ел бәйрәме керә. Кышкы һава торышына карамастан Яңа ел - бик якты һәм күңелле бәйрәм. Бу көнне без, гадәттә, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз янәшәсендә үтеп баручы елга йомгак ясап, киләчәккә планнар корып, уй-хыялларыбыз белән бүлешәбез, билгеле, бер-беребезгә сәламәтлек, иминлек һәм уй-ниятләребезнең тормышка ашуын телибез, гадәттәгечә, үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз.
Түбән Кама телеүзәгендә 97,9 МГц ешлыгында «Вести ФМ» радио программаларын трансляцияләү тантанасы булды.
Цифрлы министрлык командасы якын арада республиканың 589 мәгариф учреждениесендә Wi-Fi челтәрен модернизацияләү эшен төгәлләячәк.
20.35 Университеты 2020 елда «Шәхси цифрлы сертификатлар» федераль проектына йомгак ясады. Белем бирү программасын 40 000 гә якын россияле актуаль ИТ-компетенцияләрне бушлай үзләштерде, аларның иң күбе – 3 517 кеше – Татарстан халкы.
Иннополис Россия Университеты базасында терәк мәгариф үзәге эшчәнлеген 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. РФ Хөкүмәтенең тиешле карарын премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Үзәкне финанслауга 6,4 млрд. сум күләмендә федераль субсидия каралган.
Россия почтасы РБК белән берлектә Россиянең популяр газеталары һәм журналларының: РБК, КоммерсантЪ, Cosmopolitan һ.б. электрон версияләренә тест режимында кул кую мөмкинлеген башлап җибәрде. Пилот этабында язылуны рәсмиләштерү өчен 20 дән артык басма бар.
Цифрлы министрлык командасы ноябрь башында эшли башлаган «Мин төзим» төзелешенә ярдәм итү платформасын яңартты. Яңа версиядә кулланучыларга төзелеш өлкәсендә дүрт өстәмә хезмәт күрсәтелә.