Татарстан аграрийлары беренче миллион тонна ашлык җыеп алдылар. Бүгенге көндә республикада уртача уңыш 16,7 ц/га тәшкил итә. 1 129 168 тонна ашлык суктырылган.
Бу сезонда һава шартлары начар булуга карамастан, урып-җыю эшләре тукталып тормый. Урып-җыю алдынгылары - Тукай, Тәтеш һәм Зәй районнары. Суктырылган ашлык күләме буенча Тукай районы алда бара. Биредә уртача уңыш 24,1 ц/га тәшкил итә, 18 093 гектар мәйданда 43601 тонна ашлык суктырылган.
Икенче урында - Тәтеш районы. Уртача уңдырышлылык - 23,3 ц/га, бу районда 23925 гектарда 55632 тонна ашлык суктырылган.
Ә өченче урында - Зәй районы, уртача уңдырышлылык - 21,3 ц/га, 21433 гектарда 45567 тонна ашлык суктырылган.