Россельхозбанктан Свое Родное (Үземнеке) кушымтасы аша татарстанлылар сатып ала торган продуктлар арасында кош ите һәм ярымфабрикатлар иң популяр продуктлар булды. Татарстанлылар тарафыннан иң күп сатып алына торган продуктларның икенчесе – сыр.
Зеленодольск, Лаеш, Алексеевск, Буа һәм Түбән Кама районнары фермерларының продукциясе сатып алучылар арасында аеруча популяр.
Свое Родное (Үземнеке) мәйданчыгында күп төрле продуктлар тәкъдим ителә. Бу маркетплейс аша татарстанлылар сөт продуктлары, йомырка, икмәк-булка әйберләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, казылык әйберләре сатып ала алалар. Татарстанның «Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүчеләре товарларының аерым линейкасы тәкъдим ителә.