Бүгенге көнгә "Борщ җыелмасы"ның бәясе күпләрне канәгатьләндерерлек. 24 июльдән башлап Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, аларда төп яшелчәләрне күпләп сатып алу бәяләре буенча сатып алырга мөмкин. Шимбә ярминкәләрен оештыру турындагы карар республика җитәкчелеге тарафыннан «борщ җыелмасы»на керүче яшелчәләрнең бәясен тотрыклыландыру һәм киметү өчен кабул ителде.
Бу исемлеккә нинди яшелчәләр керә соң? Бәрәңге, суган, кишер, кәбестә һәм чөгендер. Узган атнада шәһәр халкы өчен 6,5 тонна бәрәңге, 8,6 тоннадан артык кәбестә, 3,5 тоннадан артык кишер, 5,2 тонна суган, 3,5 тоннадан артык чөгендер һәм 6 тонна томат китерелде. Суган һәм чөгендернең килогарммы – 15 сум, бәрәңге - 20 сум, кишер һәм кәбестә - 30 сум, томат 25 сумнан сатылды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә проектта катнашу отышлы, чөнки сатучылар аренда түләүдән, җыештырудан һәм башка чыгымнардан азат ителә.
Ярминкәләр уза торган адреслар: Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Липатов урамы 7, Фучик урамы 72, академик Лаврентьев урамы һәм Дементьев урамы 7.