Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 13 августка булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 17157 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган, шул исәптән 2652 хезмәткәр азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатеннән.
Вакцинация узуны планлаштыручы хезмәткәрләрнең гомуми саны - 2553 кеше.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә, дип исегезгә төшерә. Республикада көн саен 150дән артык прививка пункты эшли.
Шуны белү мөһим:
- Вакцинация түләүсез һәм ихтыярый үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен рөхсәт ителә.
- Беренче һәм икенче прививка арасындагы интервал, вакцина ясалган 1нче көнне исәпләмичә, 21 көн тәшкил итә.
- Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларын һәм үлем очракларын булдырмау буенча нәтиҗәлелек 100% тәшкил итә;
- Вакцина кеше аденовирусының рекомбинант кисәкчекләреннән тора, анда S протеины бар һәм аңа карата антителлар барлыкка килә. Вакцинада COVID-19ны китереп чыгара торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырып китү куркынычы да юк;
- Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнгән затларның федераль регистрына кертелә һәм андагы белешмәләр нигезендә Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында вакцинация ясалган гражданның шәхси кабинетында QR коды белән вакцинацияләүнең электрон паспорты булдырыла.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ),
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы,
3. Бердәм 122 номеры,
4. КФҮгә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.