Татарстанда алдынгы комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Татарстан районнарының алдынгы комбайнчыларына премияләр тапшыру дәвам итә. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән алдынгы игенчеләрне бүләкләү матур традициягә әверелде. Быел урып-җыю эшләре тулы куәткә барган район хуҗалыкларында да алдынгыларны акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.

Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләрендәге комбайнчыларның һәм машина йөртүчеләрнең чираттагы җиде көнлек ярышына йомгак ясалды, җиңүчеләргә район башлыгы Вячеслав Козлов акчалата премияләр һәм лидерлар байраклары  тапшырды.

 Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин шулай ук терлек азыгы әзерләүдә эшләүче алдынгы комбайнчыларны һәм механизаторларны бүләкләде.

Моннан тыш, Биектау районының Бөреле ЯАҖендә алдынгы игенчеләрне бүләкләү булды.

Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу катлаулы һава шартларында өлгергән игеннәрне  кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз   җыеп алу өчен таңнан алып төнгә кадәр   эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International