– Безнең предприятие төп эшчәнлегебез булган күчемсез милек обьектларын инвентаризацияләүдән тыш җир участокларын ызанлау, аларны кадастр учетына кую кебек эшләрне дә башкара. Эшчәнлегебезнең әлеге төрләрен алып баруда заманча җайланмалар, приборлар ярдәм итсә дә, квалификацияле белгечләр төп көчебез безнең, алар җилкәсенә мөһим роль туры килә, – ди БТИның Минзәлә участогы начальнигы Татьяна Петрова һәм иң беренче чиратта шундый белгечләрнең берсе – кадастр инженеры-геодезист Эмиль Абдуллин исемен атады.