Шәүкәт Биктимеров каберенә таш куелды

2014 елның 24 мае, шимбә






Татар милләтенең күренекле улы, СССРның халык артисты, бик күп премияләр лауреаты Шәүкәт Биктимеровның каберенә таш куелды.



Җомга көнне Казанның Иске татар бистәсе зиратында җирләнгән артистның каберен Камал театры артистлары чәчәккә күмде, мәрхүм рухына багышлап дога кылынды.


Шәүкат Биктимеров - милли театрның атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам иттереп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук ул психологик тирәнлек, тормышчан дөреслек, чынбарлыктагыча ышандыру нигезендә иҗат итте. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе булды. Ул грим белән артык мавыкмыйча, образларның холык-фигыльләрен, эчке дөньясын, куәтен, тойгылар кайнарлыгын, пафослы хисләрдән тыелып, табигый тасвирлый белә иде. Аның һәр каһарманы - төпле, акыллы фикер йөртә белүче, киң колачлы, максатлы шәхесләр. Биктимиров иҗат иткән Әлмәндәр карт образы (1976) 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып торды, дип бәяли аны сәнгать белгечләре.


Шәүкат ага тудырган кайбер образлар: Нургали — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Мелузов — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», Дульчин — «Соңгы корбан», Кнуров — «Бирнәсез кыз» (А.Островский); Хәмит — «Беренче чәчәкләр», Ишан — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Галин — «Габбас Галин» (Ш.Камал); Таһир — «Хөррият» (М.Әмир); Тәлгать — «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит); Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Заһит — «Бертуган Таһировлар» (Ф.Хөсни); Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов); Ленин — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Ислам — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Кривохатский — «Бер төн» (Б.Горбатов); Фаюнин — «Ябырылу» (Л.Леонов); Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр».


Туфан Миңнулинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә Әлмәндәр роле исә театр сөючеләр күңелендә генә түген, ә бөтен татар дөньясында мәңгелеккә уелып калды. Шушы образы аша аны олысы да, кечесе дә үз итте.


Чын мәгънәсендә халык артисты булган шәхес гомеренең соңгы көннәренә кадәр театр тормышы белән янып яшәде.


Шәүкат Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.



Шамил АБДЮШЕВ фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International