ЗАГС мәйданчыгы төнлә түләүле булачак

2014 елның 27 мае, сишәмбе





Башкаладагы «Казан» гаилә үзәгенең матур территориясе күңелсез хәлләр мәйданына әверелгән иде.


«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Казансу ярындагы «Казан» гаилә үзәге – казанлыларның һәм туристларның яраткан урыны. Кызганыч, төнлә белән бирегә җыелышкан яшьләр артык шаулашалар. Нәтиҗәдә, янәшәдәге йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын алалар. Моның өстенә, территорияне чүп-чарга батырып калдыралар», – диде. Шунлыктан, бирегә видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Кичке 21.00 яки 22.00 сәгатьтән соң, автомобильләргә түләү кертеләчәк. «Төнлә «Казан» гаилә үзәге автомәйданчыгына туктаган транспорт чаралары хуҗаларыннан җыелган акча территорияне җыештыру өчен тотылачак», – диде шәһәр башлыгы.
Моннан тыш, мэр «Казан» гаилә үзәге территориясе белән Ленин дамбасы арасындагы буш җирлекне яшелләндерү һәм төзекләндерү бурычын да куйды. Анда җәяүлеләр өчен сукмаклар ясалачак, эскәмияләр урнаштырылачак, ә көзге якта агачлар утыртылачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International