ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2014 ел
сишәмбе
Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залы «Тур карикатур» дип аталган төрек һәм татар катурачыларының уртак Халыкара күргәзмәсен кабул итте.
Бүген – Китапханәчеләр көне
Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?!  Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап –белем чишмәсе» дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган бит. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Ул хәзер дә шулай. Бүген әлеге һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан без дә аларның игелекле эшләрендә уңышлар, китапханәләргә беркайчан да сукмаклар өзелмәвен  телибез.
28 май – Чик сакчылары көне
Бар иде заманалар. Кайчандыр уналты союздаш республиканы СССР дигән держава берләштереп, дөньяны дер селкетеп торган заманнар бар иде. Мин – фәкыйрегез шул илнең гөрләп чәчәк аткан 1954-57 елларында – шанлы Памир тауларының бер өлеше Кыргызстан республикасы җир-биләмәләре булып саналган чорда Совет власте тарафыннан тау-кыя итәкләре ышыгында төзелгән чик буе заставаларының Баш-Гумбез (Баш Гөмбәз) дип аталганында чик сакчысы булып хезмәт иттем.
Безнең илдә беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә ышана торган түгел! Кибеттә табигый сыер сөте дип сатылган сөт өстәл өстендә ничәмә тәүлек тора, ә әчеп чыкмый. Моны ничек бәяләргә? Үзеңнең сыерыңнан савып алган сөтне өстәл өстендә тотып кара, әчеми күпме түзәр иде икән?! Кибет киштәләрендә помидорлар, алмалар айлар буена йомшамый торалар, ә үз бакчаңнан алып кергәне бик тиз йомшый. Димәк, кибеттән алганнарны үстергәндә химия кулланганнар!
Балачакта ничектер шулай каты итеп елый башлагач, әнинең миңа:
– Йә инде, улама «Чурныш» урысы кебек! – дип әйткәне хәтердә.
«Чурныш» (төгәле, Чернышевка) – безгә күрше авыл. Ул Кама Тамагы белән Апас районнары чигеннән ага торган Үләмә елгасы үзәнлегенә урнашкан. Һәм анда руслар яши. Тик монда «иде» дип әйтү дөресрәк булыр. Чөнки ул авыл инде бүген юк.
«Россиядән куркыныч яный!» – дип, тирә-күрше дәүләтләр дәррәү килеп сакланырга әзерләнә. Бу мәсьәлә бигрәк тә Балтыйк буе илләрен борчый – Кырымның Россия составына керүе, Донбассның аерылып чыгарга омтылуы, шуның өстенә, Көнбатышның туктаусыз агитациясе Россиядән агрессор ясап куйды. Балтыйк буе республикалары хәрби бюджетны арттыра, хәрби чуалышлар була калса, халыкка нишләргә кирәклеген өйрәтүче махсус курслар  оештыра һ.б.
Кичә Көньяк Кореяның Коян шәһәрендә зур янгын чыгып, фаҗига 7 кешенең гомерен өзде. Төрле тән җәрәхәтләре алган кешеләрнең саны исә 20дән артып китә. Янгын шәһәрнең автобус терминалында чыккан һәм анда  шул вакытта транспорт көтүчеләр фаҗиганең корбаннарына әверелгән дә. Ут бинага төзелеш эшләре аркасында капкан, дип фаразлыйлар.
Татарстанның Лаеш районындагы Никольское авылында XXII «Каравон» рус фольклор фестивале булып узды.  Анда Татарстан, Мари Эль, Чуашстан, Киров өлкәсе һәм Мәскәүдән 148 фольклор коллективы катнашты. Төп кунаклар исә «Буран әбиләре» иде.
Республика мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары башланды.
Хоккей буенча ил җыелма командасы ике елдан соң кабат дөнья чемпионы исемен яулады. 10 уенда – 10 җиңү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International