ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сабан туйларның иң шәбе Саба районының Миңгәр авылында булганлыгын соңгы елларда белмәгән кеше калмагандыр инде. Барып,  аны үз күзләре белән бер тапкыр күреп кайтучылар исә, быелгысы кайчан була икән, дип баш ваталардыр. Белеп торыгыз, Миңгәр Сабан туе быел 7 июньдә кичке 5тә башлана!
Җәй уртасында гына була торган эссе көннәр артта калды, алдагы көннәрдә температура төшәчәк.
«Пессимистлар әнә кытай телен өйрәнсен, оптимистлар инглиз телен өйрәнә», – дигән фикерне ишетергә туры килгәне бар. Болай дип уйлаучылар оптимистларның чынбарлыктан яхшы хәбәрдар булган шул ук пессимистлар булуын онытып җибәрә, күрәсең.
Бүләк алу күңелле инде ул! Бер дә көтмәгәндә-уйламаганда килеп кергәне бигрәкләр дә куанычлы була. Бүләкне бирү дә бик рәхәт! Арчада узган абунәчеләр көнендә без моңа кабат инандык.
1 июнь көнне «Татмедиа» ААҖ бинасы янындагы скверда (Декабристлар ур., 2 йорт) Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм гөрләячәк.
1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көне. Бәйрәм уңаеннан бу көнне башкалада күптөрле бәйрәм чаралары үткәрелү планлаштырыла, шулай ук җәйнең беренче көнендә Балалар хосписы һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге ачылырга тиеш.
Мәдәният елы кысаларында «Россия 24» телеканалында ТР Дәүләт Советы Рәисе башлангычы һәм шәхсән катнашуындагы тапшырулар циклы башланып китәчәк. Тамашачылар каршына парламент җитәкчесе алып баручы буларак чыгачак. «Pro-культуру» программасының премьерасы 30 майда 18.30 сәгатькә билгеләнгән. 
Июньдә Казаннан Минеральные Воды, Краснодар, Ростов, Сочи һәм Махачкалага рейс башкарылачак.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Яз килү белән, табигать кенә үзгәреп калмый, кеше күңеле дә үзгәрешләр кичерә.
III халыкара мөселман модасы фестивале кысаларында Пирамидада узган түгәрәк өстәлгә барырга җыенганда ук, ирексездән, мода метры Васильевның ТВга биргән әңгәмәсе искә төште. Дөнья модасы тенденцияләре турында сөйләшкәндә: «Безне иртәгә ниләр көтә?» – дигән сорауга ул: «Бөтен фронтларда да мөселманнарның җиңүе, чөнки мин аларның күпме дә, үзебезнең күпме икәнлекне күреп торам. Аларда гаиләдә 12 бала, ә бездә бер гаиләгә – 1,03 яки 1,04 бала туры килә. Бу, әлбәттә, демографик мәсьәлә, әмма модага турыдан-туры кагыла. Монда ике фикер була алмый. Биредә инде башка әдәп, башка әхлак, башка төсләр», – дип җавап биргән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International