Эсселек сүрелде...

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе





Җәй уртасында гына була торган эссе көннәр артта калды, алдагы көннәрдә температура төшәчәк.


Бүген көндез республикада +15, +20 градус җылы булачак, явым-төшемнәр көтелми. 30 май төнендә нибары +3, +8 градус булуы гына фаразлана, көнчыгыш районнарда исә -2гә кадәр салкынайтырга да мөмкин. Көндез исә температура  +19, +24 градуска кадәр күтәреләчәк, көн аяз.  Язның соңгы көнендә дә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә белән термометрлар +6, +11 градусны күрсәтсә, көндез көн +21, +26 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International