ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш 2014 елның   9 июленә кадәр озайтыла.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең 108 нче сезонын япты. Быелгы ел коллектив өчен фестивальләрдә катнашу белән дә истәлекле. Киләсе сезонда тамашачыны нинди яңалыклар көтәр икән? Бу хакта театрның директоры Илфир Илшат улы ЯКУПОВ белән сөйләштек.
Кем белгән диген шундый шәп буласын: яшь җырчы Аршак Алтунянның Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында узган концерты чыннан да тиешле югарылыкта булды шул. Гадәттә, һәр чыгышы энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, тамашага йөрәген биреп, акчасын да жәлләми әзерләнгән артистлар күп түгел ул бездә. Әпен-тәпеннәр күбрәк: сценарий белән режиссурасы тамаша барышында әвәләнгән, җыр белән җыр арасында артист үзе үк сөйләп «сөендергән» концерт-тамашаларга ияләнеп барабыз. Ә монда Аршак беренче концерты белән үк «бәреп екты» – бер тында, бер сулышта карадык концертын, афәрин!
Россиядә саранчаларга мониторинг үткәрәләр.
Соңгы елларда рус милләтеннән булган егет һәм кызларның ислам динен кабул итүләре турында еш ишетергә туры килә. Хәзерге – исламны дөрес аңламаудан килеп чыккан исламофобия таралган чорда әлеге тема, миңа калса, тагын да актуальләшә бара. «Ислам хатын-кызларны кысрыклый!» дигән миф яшәп килсә дә, рус милләтеннән булган кызлар ислам динен кабул итүләрен, мөселман егетләренә кияүгә чыгуларын дәвам итә.
Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Тәүфыйк Фәтхрахманович Сафинның эш бүлмәсендә утырам. Гомеренең инде алты дистәгә якын өлешен шушы тармакка багышлаган Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, күпләргә гомер бүләк иткән ак халатлы табибның сүзләре Гиппократ анты кебек яңгырый: «Фидакарь хезмәт, риясыз шәфкатьле ярдәм, зур кешелеклелек сыйфатлары булганнар гына чын табиб була ала». Һәрхәлдә, хәзер дә көне-төне эш урыны – авырулары яныннан өзелеп тормаучы Тәүфыйк абый САФИН өчен ул шулай булып кала да...
Инде ничә елдан бирле Казандагы дары заводын шәһәрдән читкә чыгару турында сүз бара. Заводның генераль директоры Хәлил Гыйниятов фикеренчә, бу – кычытмаган җирне кашу, чөнки чынлыкта моңа бернинди дә ихтыяҗ юк.
Көнбатыш санкцияләр җиле Казанның күчемсез милек базарына да килеп җитте. Мәсәлән, Европаның бер инвесторы, сәяси вазгыять тотрыкланганчы, Россиядәге  ике проектын туктатып торырга булган. Әлеге компаниянең Россия шәһәрләрендә 7 проектын гамәлгә ашыруы, шуның берсе Казанда булуы мәгълүм. Татарстан башкаласында ул казанлылар арасында бик тиз популярлашып киткән эре сәүдә  үзәген сафка бастырган иде. Аңа өстәмә корылма төзү планы, болай булгач, тиз генә барып чыкмаска охшаган.
Ире хатынына әйтә икән:
– Сөеклем, моннан соң кыйммәтле фатирда яшәячәкбез!
– Нәрсә, әллә яңа фатир сатып алырлык акча таптыңмы?
– Юк ла инде. Коммуналь түләүләр тагын күтәрелгән, шуңа гына әйтүем.

Украинаның үзенчәлекле тарихи вакыйгалар исемлеге якшәмбе көнне Президент сайлауларын үткәрү белән тулыланды. Аның үзенчәлеге шунда – сайлаулар илнең көньяк-көнчыгышында сугышлар кайнаган вакытта, дәүләттә сәяси дә, икътисади да тотрыклылык булмаган чорда узды. Шуңа күрә, гадәттә, сайлаулар вакытында төп фаразлар кайсы кандидатның беренчелекне яулавына кагылса, бу юлы аларның үткәрелү-үткәрелмәве дә зур сорау астында иде әле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International