Саранча арта...

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе





Россиядә саранчаларга мониторинг үткәрәләр.

Соңгы елларда әлеге корткычларның массакүләм артуы күзәтелә, диелә РФ Авыл хуҗалыгы сайтында. Белгечләр әйткәнчә, саранча бик тиз күчеп йөрү сәләтенә ия, алар хәтта чиктәш дәүләтләрдән дә очып керергә мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, саранчалар кышны яхшы үткәргән. Күп кенә субъектларда алар инде личинкаларын сала башлаган. Татарстанда да андый урыннар табылды. Моннан тыш, саранча личинкалары Чечня һәм Дагыстан республикаларында, Оренбург өлкәсендә һәм республиканың башка төбәкләрендә табылган.
Быел БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) Россиягә смартфон яки планшет ярдәмендә саранчаның үсеше турында мәгълүмат тапшырырга мөмкинлек бирә торган системаны кертергә җыена. 2013 елда Россиядә саранчалар салган зыян 700 млн сум булган.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International