ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
Казанлылар, метрополитенның «Кәҗә бистәсе» станциясендә эскәмияләр юклыгына зарланып, шәһәр хакимиятенә хәбәрләр юллаган иде.
Урта һөнәри уку йортларына керергә җыенучы егетләрне армиягә алуны кичектерү, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларын кадет мәктәпләренә кабул итүдә ташламалар кертү, бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр тапшырырга рөхсәт итү — Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов мәгариф өлкәсендә көтелгән үзгәрешләр турында сөйләде.
Май ае дөнья күләмендә аллергиягә каршы көрәшү чоры. Табигать уянып, агачлар яфрак ярганда, тирә-юнь чәчәккә күмелгән бу көннәрдә аллергия өянәгеннән интегүчеләр бермә-бер арта.
Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкиленә күбесенчә 9-11нче сыйныфта белем алучы яшүсмерләр мөрәҗәгать итә икән. Алар киләчәк тормышлары турында борчыла, ничек яшәрбез икән дип баш вата.
Бүген Казанда «Музыка әйләнә-тирәбездә» I Бөтенроссия классик музыка яшьләр фестивале старт ала. Әлеге уңайдан башкалабызның өч мәйданында фортепиано (Петербург, Ирек мәйданы һәм КФУның төп бинасы каршында) куелды.
Мәдәният елы уңаеннан «Россия 24» телеканалында «Pro-культуру» тапшырулар циклы башланып китә. Яңа тапшыруны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин алып барачак.
1 июнь — Балаларны яклау көне нәниләребез өчен оештырган чараларга бай булачак. Уен-бәйгеләр, спорт ярышлары, тәм-томнар – боларның барысы да безнең газиз бәбкәләребезнең йөзендә елмаю балкысын өчен оештырыла.   
31 майда Арча районы Урта Курса авылында «Мөхәммәд Вафа» мәчетенең тантаналы ачылышы була. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә  тәрбияләнүче ун бала Россия чемпионы, СССРның спорт мастеры Олег Наумов призына “Б” классына караган бокс буенча  XIII нче Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Ул 20-24 майда  Волжск шәһәрендә узды.

Наркотиклар куллану белән мавыгу – җәмгыятебезгә тынгы бирми торган иң кискен проблемаларның берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International