Мәдәният елы уңаеннан «Россия 24» телеканалында «Pro-культуру» тапшырулар циклы башланып китә. Яңа тапшыруны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин алып барачак.
«Pro-культуру» программасы беренче тапкыр 30 майда 18.20 сәгатьтә эфирга чыга.

“Беренче тапшыруның темасы – бердәм мәдәни киңлек булдыру. Программа кунаклары – Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, В.Качалов исемендәге Зур рус драма академия театры директоры, баш режиссеры Александр Славутский, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, La Primavera Казан камера оркестры баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Алар дәүләт тарафыннан мәдәният дәрәҗәсен күтәрү буенча нәрсә эшләнгән, мәдәният эшлеклеләре үзләре нәрсә эшли һәм тармакны үстерү буенча планнар турында бәян итәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин студия кунаклары белән бергә бу елда мәдәният өлкәсендә тагын нәрсә эшләп булуы турында фикер алышачак. Тапшыру Качалов театрында яздырылды, дип хәбәр итә Мәдәният министрының матбугат үзәге.