1 июньдә бәйрәм чаралары

2014 елның 30 мае, җомга






1 июнь — Балаларны яклау көне нәниләребез өчен оештырган чараларга бай булачак. Уен-бәйгеләр, спорт ярышлары, тәм-томнар – боларның барысы да безнең газиз бәбкәләребезнең йөзендә елмаю балкысын өчен оештырыла.   



Балаларны яклау көненә багышланган чаралар күп җирләрдә май ахырында ук башланып китте инде. Intertat.ru газетасы әти-әниләр өчен нәниләре белән барырга мөмкин булган күңел ачу урыннарын тәгаенләп үтәргә булды.

 


30 майда һәм 1 июньдә Казан зооботаника бакчасы сабыйларны интерактив бәйрәмгә чакыра. Әлеге чара Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе белән берлектә оештырыла. Шулай ук биредә “Болгар радиосы” тарафыннан оештырылган татар эстрада йолдызлары катнашындагы концерт узачак.



Майның соңгы көннәрендә “Казан” гаилә үзәге территориясендә дә күңел ачу чарасы оештырыла. Монда балалар җыелма хорының һәм җыелма хореография төркеменең чыгышлары узачак.



1 июнь көнне “ТАТМЕДИА” ширкәтенә карый торган өч балалар журналы - “Салават күпере”, “Сабантуй” һәм “Ялкын” - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм оештыра. “ТАТМЕДИА” паркында узачак чарада гаҗәеп күңелле тамаша, лотерея уйнату, “Рубин” футбол командасыннан мастер-класс һәм башка кызыклы чаралар булачак. Бәйрәмгә журналистларны гына түгел, казанлыларны һәм башкала кунакларын да көтәләр. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.



1 июньдә “Волшебники лучезарного города” шәһәр бәйрәме узачак, ул Казан Кремле территориясендә оештырыла.



1 июньдә Җиңү паркында 3 яшьтән зуррак булган балалар өчен “Обгоняй-ка” велосипед ярышы оештырылачак, әлеге чарада 500ләп бала катнашачак.



Шушы көндә үк “Казан” гаилә үзәгендә “Коляскалар парады” үтәчәк. Казан мэрына әлеге идея бик тә ошады. 6 яшькә кадәрге сабыйлары булган теләсә кайсы гаилә парадта катнаша ала. Төп шарт – баланың “транспортын” матур итеп бизәргә кирәк. Парадта коляскалар белән генә түгел, бала велосипедлары белән дә катнашып була. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.



1июньдә «Ярдәм» мәчете янындагы мәйданда «Гаилә бәйрәме» дип исемләнгән хәйрия чарасы узачак. Әлеге бәйрәмне «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы оештыра. «Гаилә бәйрәме» 9:30да башланып 13:00гә кадәр дәвам итәчәк. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры һәм "Әкият" курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтәчәк. Шулай ук биредә балалар өчен мастер-класслар, спорт ярышлары, конкурслар, акбур белән асфальтка рәсемнәр ясау оештырылачак, өлкәннәр өчен хәйрия ярминкәсе булачак.  


Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре дә балалар өчен гадәти булмаган сюрприз әзерләгән. Төрле мультфильм геройлары урамга нәниләребезне  котларга чыгачак.



3 июньдә “Волга” халыкара лагере территориясендә онкология белән авыручы балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырыла. Бәйрәмгә бөтен Россиядән 200дән артык бала чакырылган.



Июнь башында социаль әһәмияткә ия булган объектлар да ачылачак.  Җәйнең беренче көннәрендә Беренче республика балалар хосписы ачылышы көтелә. Хоспис – Татарстан Президенты җитәкчелегендә тормышка ашырылган төзелеш. Биредә шәһәрлеләр дә, волонтерлар һәм башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнаша. Икенче яңа объект – Мәскәү районындагы Мәктәптән тыш эшләр үзәге. Ул дәүләт-хосусый партнерлыгы кысаларында тормышка ашырылган проект булуы белән кызыклы.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International