Яшүсмерләрне туганнары язмышы һәм түләнмәгән алиментлар борчый

2014 елның 30 мае, җомга






Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкиленә күбесенчә 9-11нче сыйныфта белем алучы яшүсмерләр мөрәҗәгать итә икән. Алар киләчәк тормышлары турында борчыла, ничек яшәрбез икән дип баш вата.



Бу турыда “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.


Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика балаларны саклау, яклау, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга аеруча зур игътибар бирә. Әйтергә кирәк, бу эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре дә күренә башлаган.


Мәсәлән, балаларның үз-үзләренә кул салу очракларын гына алыйк. Сөенечкә, әлеге күрсәткеч елдан-ел кими бара. 2013 елда Татарстанда шундый 17 очрак теркәлгән. Бу 2011 ел белән чагыштырганда, 10 очракка кимрәк. 2012 елда исә 19 бала үз-үзенә кул салган.


Аның каравы, суицид аеруча еш теркәлә торган төбәкләрне дә атамый мөмкин түгел. Бу – Әлмәт һәм Яшел Үзән районнары.


Гүзәл Удачина әйтүенчә, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләр кагыйдә буларак язма формада интернет аша килә. Шулай да, яшүсмерләрне бер урында көтеп утыру дөрес түгел дип саный вәкил. Шуңа күрә ул Татарстанның төрле районнарына махсус сәфәрләр оештыра.


 Беренче чиратта, ятимнәр йортында, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга игътибар күрсәтергә тырышабыз. Әйтергә кирәк, балалар безгә ачылудан, шәхси проблемалары турында сөйләүдән тартынмый. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенең 9-11нче сыйныфларда белем алучы яшүсмерләр булуын да ассызыклап китү урынлы булыр. Аларны киләчәк тормышлары, башка гаиләләргә тәрбиягә алынган апа-абый, эне-сеңелләренең язмышы борчуга сала. Шулай ук, әти-әниләренең алимент түләргә теләмәве турында да шикаятьләр ишетәбез, - дип сөйләде Гүзәл Удачина журналистларга.


- Кагыйдә буларак, балаларның бер генә мөрәҗәгате дә игътибардан читтә калмый. Яшүсмерләр тарафыннан әйтелгән мөрәҗәгатьләрнең барысын да хәл итәргә тырышабыз, - дип белдерә Бала хокуклары буенча вәкил.

 



Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International