ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2014 ел
шимбә
Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Казанда су керү сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә ачыла. Әмма халык җәй башланганын көтеп тормады. Көннәр кызу тору сәбәпле кешеләр май уртасында ук пляжларга агыла башлады.

30
май, 2014 ел
җомга

Изге күңелле кешеләр ярдәме белән Ямаширмә авылының бер төркем ветераннары Болгарга сәяхәт кылып, аннан зур тәэсирләр алып кайтканнар. Бу хакта авылның ветераннар советы рәисе Илсур ӘХМӘТОВ язып җибәргән.

Болыт күргән саен көтсәк тә, яңгыр астында калып чылану бәхете бик күпләргә тәтемәде шул
М7 – «Волга» федераль автотрассасының Казан-Чаллы аралыгында янәшә юл төзелеше бара.
Сельдерей халык медицинасында киң кулланыла. Менә аларның кайберләре:
Июнь азагында, ниһаять, «Казан-Арена»га футболчылар аяк басачак. Дөрес, әлегә сүз биредә уен уздыру турында бармый, газон күнекмәләрдә сыналачак.
Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясында фотограф-рәссам Юрий Филимоновның иҗат күргәзмәсе эшли башлады.
Таулы (Нагорный) бистәсе өч яктан да урман белән әйләндереп алынган. Шәһәребезнең бу микрорайоны экологик яктан иң чиста урын санала, чөнки биредә һаваны һәм тынычлыкны боза торган завод-фабрикалар юк.
Казан Ратушасында икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе үтте. Дума рәисе һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге сессиядә 50 депутатның 45е һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, котроль-хисап палатасы  вәкилләре, шәһәр прокуроры катнашты. Депутатлар каравына тәкъдим ителгән төп мәсьәләләр арасында Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә, көнкүреш калдыкларын җыеп чыгару һәм утильләштерүне оештыруга, шәһәрдә энергияне сакчыл файдалану чараларына кагылышлылары бар иде.
Якын көннәрдә «БТА-Казан», ниһаять, клиентларына гадәти режимда хезмәт күрсәтә башлаячак. Банкны савыктыру өчен, республика җитәкчелегенең җиңел кулыннан компетентлы инвестор таптылар. Аны ерактан эзләп йөрергә туры килмәде, ул – Татарстандагы эре финанс учреждениеләренең берсе булган «Татфондбанк» һәм аның эре акционеры «Новая нефтехимия» компаниясе. Премьер-министр Илдар Халиков Президент тарафыннан «Татфондбанк»ның Күзәтүчеләр советы составына тәкъдим ителде. Ул, шул рәвешле, савыктыру процессы кураторлары арасына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International